news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Касыйм шәһәренең борынгы мөселман зиратында кабер ташларын җимергәннәр

Касыйм шәһәренең борынгы мөселман зиратында кабер ташларын җимергәннәр
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе

Касыйм шәһәренең (Рязань өлкәсе) борынгы мөселман зиратындагы дүрт кабер ташына зыян салганнар. Рязань өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе Илдар Бикуев хәбәр иткәнчә, һәйкәлләрне беркетү элементлары белән бергә кубарганнар. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Абдулла улы Дәүлицаровның да кабер ташы бар.

Фото: © Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе

Әлеге вандализм очрагына бәйле җинаять эше кузгатылачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең Telegram-каналы.

Фото: © Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе

Касыйм татар зираты 1789 елда нигезләнгән. Биредә XVIII йөз ахыры каберләре сакланган. Күпчелеге XIX-XX гасыр башына карый, ташлардагы язулар гарәп графикасында иске имляда язылган. Борынгы зиратта Касыймның атаклы татар нәселләре - Янбаевлар, Шакуловлар, Ишимбаевларның гаилә каберлекләре сакланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot