news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Касыйм шәһәрендә туган якны өйрәнү укуларында Фикрәт Табиевны искә алдылар

24 майда Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә А.М.Ишемабаев исемендәге V Төбәкара ачык этнография һәм туган якны өйрәнү укулары узды. Совет дәүләт эшлеклесе, шушы якта туып-үскән Фикрәт Табиевның юбилеена багышланган чара Л.А.Малюгин исемендәге Үзәк китапханәдә булды. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте сайты шул турыда хәбәр итә.

Биредә Рязань өлкәсенең Ермишинский районындагы Әҗе (Азеево) авылында туган Фикрәт Табиевны искә алдылар Ул – танылган дипломат, 1979-1986 елларда СССРның Әфганстандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе. Табиев турында «Вести ФМ» радиостанциясе алып баручысы, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров «Кабулдагы миссия. Фикрәт Табиевның 1979-1986 елларда Әфганстанда дипломати эшчәнлек турында истәлекләре» темасына чыгыш ясады.

Оештыручылар – Касыйм шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Рязань педагогия колледжы филиалы, Л.А.Малюгин исемендәге үзәк китапханә. Катнашучылар арасында төбәк һәм муниципаль башкарма хакимият, фәнни берләшмә һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, язучылар, журналистлар бар иде.

Укуларны ачып, муниципаль берәмлек администрациясе – Касыймов шәһәр округы башлыгы Иван Бахилов Касыйм шәһәрендә ике мәдәният, ике дин җәмгыяте оешу турында сөйләде. «Без биш йөз ел дәвамында милләтара, конфессияара конфликтларсыз яшибез... Үткәрелә торган Укулар – бу процессны һәм хезмәттәшлегебезне үстерергә өстәмә стимул», – дип белдерде ул.

Россия мөселманнарының рухи лидеры РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров укыды.

Сәламләү текстында билгеләп үтелгәнчә,«Рязань җәмәгатьчелегенең Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе булган шәһәрнең бай тарихы белән таныштырырга дип чакырылуы бик күңелле һәм кадерле. Касыйм шәһәре кайчандыр Касыйм ханлыгының башкаласы булган. Бу форсаттан файдаланып, хөрмәтле кунакларның һәм чарада катнашучыларның игътибарын Россия теологы һәм көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезханов (1823-1866) эшчәнлегенә юнәлтергә теләр идем, аның тууына 200 еллыкны без быел – 2023 елда бәйрәм итәбез. Аның иҗатында Касыйм ханлыгы тарихын өйрәнү һәм тасвирлау мөһим урын алып торган».

Күп кенә чыгышлар Рязаньның татар топонимикасына, Рязань өлкәсенең татар авыллары һәм аларның халкы тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашкан төрле милләтләрдән булган Рязань кешеләренә багышланды. Катнашучылар бүгенге көндә һәм тарихи ретроспективада төбәктә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100