Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Касыйм шәһәрендә татар гаиләләрендә сакланган әйберләр күргәзмәсе ачыла
Касыйм шәһәренең мәдәни үсеш үзәге булган «Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы» бинасында «Касыйм татарлары: гаилә ядкарьләре» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә татар гаиләләрендә сакланган, тарихи-этнографик кыйммәткә ия буыннан-буынга тапшырыла торган әйберләр тәкъдим ителә.
Экспонатларның күбесе «Касыйм ханлыгы күләгәләре» тикшеренү проектын гамәлгә ашыру барышында җыелган һәм шул ук исемдәге китапны әзерләү барышында табылган. Экспозициядә шулай ук Касыймда танылган Бәширов нәселеннән килгән мемориаль коллекциянең бер өлеше тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне Касыйм тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты оештыра.
Күргәзмә 25 июньгә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз