Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл 10 июньдә ачыла
10 июньдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һ.б. катнаша.
Һәйкәл ачылышы мәдәни һәм фәнни программаның бер өлеше булачак. Аны РФ мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең – 1100, Касыйм шәһәренең 870 еллыгына, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлап 2022 елның 8-11 июнендә Касыйм шәһәрендә үткәрә.
Шәһәрнең Хан мәчетендә җомга намазы укылачак, калада яшәүчеләр һәм кунаклар игътибарына бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк, юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр (һ.б.) эшләячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз