Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган мәчет төзекләндерелде
Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булды. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк вице-премьер Марат Хөснуллин, РФ мәдәният министры Ольга Любимова хуплаган. Төзекләндерүгә акча бүлеп бирелгән.
Монда җылыту системасы тулысынча алыштырылган, төп залга косметик ремонт ясалган, бинаның фундаменты ныгытылган, тәрәзәләр һәм эчке бизәкләр алыштырылган, керү урыны һәм запас чыгу урыны ремонтланган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз