news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кастамонуда 2018 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы программасы Нәүрүз белән ачылды

Кастамонуда төрки илләрдән һәм төбәкләрдән килгән артистлар катнашында төрки мәдәният елы чаралары башланды.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Төркиянең Кастамону шәһәрендә “2018 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы” программасы ачылуы уңаеннан тантаналар узды. Мәдәни башкалада мәдәни ел төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме белән башланды, дип хәбәр итте ТӨРЕКСОЙ матбугат хезмәте.
 
 
ТӨРЕКСОЙ оешмасы, Кастамону губернаторлыгы һәм мэриясе тарафыннан оештырылган бәйрәм шәһәр үзәгендәге Җөмһүрият мәйданында узды. Бәйрәмдә ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе Дүсән Касеинов, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш, Кастамону провинциясе губернаторы Яшар Карадениз, Кастамону мэры Тахсин Бабаш, төрки илләрдән һәм төбәкләрдән мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты. Биредә Нәүрүз учагы кабызылды, җыр-биюләр, төрки халыкларның милли уеннары булды. Мэрия халыкны пылау пешереп сыйлады.
 
 
Дүсән Касеинов, кунакларны төрки халыкларда Яңа ел башлануын аңлаткан Нәүрүз бәйрәме белән тәбрик итеп, Кастамонуда оештырылган бәйрәмгә Себердән башлап - Урта Азиягә, Кавказдан Балканга кадәр төрки халыкларның вәкилләре җыелуын әйтте.
 
 
“Нәүрүз төрки дөньяның мәдәни мирасы, бөтен кешелекнең хәзинәсе булып тора. 2009 елда Нәүрүз кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы буларак ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. 2010 елда БМО 21 мартта Халыкара Нәүрүз көнен бәйрәм итү турында карар чыгарды. Без Нәүрүзне халыкара мәйданга чыгаруга, мәдәни мирасыбызны төрле илләрдә танытуга зур игътибар бирәбез”, - диде ТӨРЕКСОЙ оешмасы җитәкчесе.
 
Төркия мәдәният министры да, Нәүрүзнең гүзәл традицияләрен бәяләп, бәйрәмгә 18 илдән 350дән артык артист килүен искәртте. Төрки халыкларга иминлек, дуслыкта яшәргә теләде.
 
Кастамону Россиянең Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Дагыстан төбәкләреннән, Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Төркмәнстан, Молдовадагы Гагаузиядән, Македония, Косова, Сербия һәм башка илләрдән кунаклар кабул итте.
 
 
 
Шәһәрнең Ататөрек исемендәге спорткомплексында “Кастамону – төрки дөнья мәдәни башкаласы” программасын ачу тантанасына Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым да кушылды.
 
 
ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе Дүсән Касеинов тантананы ачып, борынгы тарихлы, бай мәдәниятле Кастамону шәһәре төрки дөньяның башкаласы булырга лаеклы дип әйтте.
 
 
Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым да шәһәр халкын һәм төрки дөнья вәкилләрен әлеге тарихи вакыйга һәм Нәүрүз белән котлады. Кастамонуда мәдәни ел программасына башлангыч биргән Нәүрүз бәйрәмен ул меңләгән еллар дәвамында тугандашлыкны күрсәткән символ булып тора, дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100