news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кастамону Энтегре” ТР белән инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли

Бу хакта компания вәкилләре Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда сөйләде

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Төркиянең “Кастамону Энтегре” компаниясе Татарстан белән инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли. Бу хакта компания вәкилләре бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда сөйләде.

Төрек компаниясе вәкилләренең Татарстанга сәфәре “Алабуга” МИЗ да агач эшкәртү производствосы проектын гамәлгә ашыру белән бәйле. Делегация әгъзалары махсус икътисади зонада булудан тыш, ТР Урман хуҗалыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыкларында, “Татинвестгражданпроект” ДУП сөйләшүләр уздырган.

Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүгенге очрашуны Төркия компаниясенең Татарстанда инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча уртак эшчәнлекнең дәвамы буларак бәяләде.

“Кастамону Энтегре” компаниясе вәкилләре узган елның сентябрендә Сочида узган Икътисад форумында Татарстанның икътисади потенциалы һәм “Алабуга” МИЗ эшчәнлеге белән танышкан иде. Шул ук айда ТР Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә узган очрашуда “Кастамону Энтегре” җитәкчелеге Татарстан территориясендә агач эшкәртү производствосын төзү ниятен белдергән иде. Октябрь аенда Казанда “Euromoney” инвестиция форумында катнашкан әлеге компания вәкилләре республика министрлыклары-ведомстволары җитәкчеләре белән очрашты. Элемтәләр агымдагы елда тагын да ныгыды. Гыйнвар аенда “Кастамону Энтегре”ның үсеш буенча директоры Онур Гүвән Татарстанда эш сәфәрендә булып китте. Февральдә Президент Абдуллах Гөлнең Россиягә рәсми сәфәре кысаларында Татарстанда Төркиянең эшлекле даирә вәкилләре килде. Аның нәтиҗәсендә, Махсус икътисади зоналар белән идарә буенча федераль агентлыкның ТР идарәсе белән “Кастамону Энтегре” арасында Ниятләр беркетмәсе имзаланган иде. Төркиянең “Хәят” холдингы делегациясенең (“Кастамону Энтегре” аның составына керә) июль аенда республикага визиты вакытында компаниянең агач эшкәртү буенча инвестиция проекты каралып, Татарстан территориясендә көнкүреш химиясе буенча проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре дә тикшерелде. “Кастамону Энтегре” вәкилләренең республикага моннан ике ай элек булган сәфәре вакытында компания “Алабуга” территориясенә производстволарын урнаштыруга әзер икәнен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100