Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каш ясыйм дип, күз чыгарма!
Гөлзифа МӨХЕТДИНОВА
Шулай дип әйтергә ярата татар халкы. Баксаң, бик дөрес сүзләр. Ә бит белеп-белми эшләгән эшләребез байтак. Шуларның берсе – солярий. Сүзебез нәкъ шуның турында барачак.
Хәзерге заманда күп кенә хатын-кызлар, хәтта ир-атлар нинди яшьтә булуларына карамастан, үзенә башкаларны җәлеп итәрлек матур булырга тырыша, кызыну тәннең барлык кимчелекләрен каплый, яшерә дип уйлый, еллар дәвамында солярийга йөри. Ләкин алар дөрес ысуллар сайлыйлар микән? Күпме акчаларны “җилгә очырып”, сәламәтлеккә зыян салмыйлар микән?
Егерменче гасыр башында “матурлык” һәм “кызыну” сүзләре янәшә йөргән. Тарихка күз салсак, беренче булып кызыну модасын җәмгыятьнең югары катлау хатын-кызлары кертә. Алар яхшы пляжларда ял итеп, кызынып, зур бәйрәмнәрдә үз тәннәре белән горурланып йөргән. Кызынган тән матурлыкны гына күрсәтеп калмаган, ә байлыкны символлаштырган. Нәкъ менә шул хатын-кызлар ярдәме белән соңгы елларда “сәламәт булу модасы” барлыкка килде, һәм икътисадта фитнес-индустрия юнәлеше аерылып чыкты. Үз чиратында, фитнес-индустриядән тагын бер юнәлеш - инглиз телендәге “well” – “яхшы” сүзеннән wellness килеп чыкты. Бу төшенчә без сәламәт һәм матур булыр өчен гүзәллек салоннарында, спа-үзәкләрдә, сауна-мунчаларда һәм башка шундый урыннарда шөгыльләнә торган барлык эшләрне, шул исәптән, солярийны да үз эченә ала.
Җир атмосферасында озон тишекләре барлыкка килгәнгә, ачык һавада кызыну куркыныч шөгыльгә әйләнде – бөтен дөньяның табиблары онкология авырулары артуга бәйле чаң кага. “Тәндәге иң гадәти миңнең кояш нурлары тәэсирендә яман сыйфатлы меланомага әйләнү очраклары арта”, - ди Мәскәү клиник хастаханәсе табибы Елена Бокова. Ләкин моңа карамастан, кызыну модасы һаман да бар һәм, мөгаен, булачак та, һәрбер спорт клубына яки косметика салонына керсәң, хезмәт күрсәтү арасында һичшиксез солярий да булуын күрәсең.
Табигый нурлар
Кояш нурлары тәэсирендә тәннең тиресендә аерым күзәнәкләр – мелоцитлар барлыкка килә башлый, аларда тәнне кояшның ультрашәмәхә нурларыннан саклый торган меланин пигменты бар. Без кояш астында күбрәк булган саен күбрәк меланин яңа барлыкка килгән күзәнәк составына үтеп керә.
Табигый, ягьни кояшның ультрашәмәхә нурлары дулкыннарның озынлыгына бәйле 3 төркемгә аерыла: УШ-А (ультрашәмәхә), УШ-В һәм УШ-С. Галимнәр УШ-В нурларының тәндә бик тирәнгә үтеп керүен һәм тиренең тыгызлыгына, шомалыгына җавап бирә торган коллаген катламын җимерүен раслады. УШ-С нурлары гомумән Җир өслегенә кадәр дә килеп җитә алмый – аларны атмосферада озон катламы тотып кала. Ләкин елдан-ел озон катламы юкара, һәм “озон тишеге” проблемасы белән күзгә-күз очрашкан Австралия кебек илләрдә рак авырулары арта. Бер сүз белән генә әйткәндә, кызыну бик тә зарарлы.
Шул ук вакытта кояш нурларының кеше организмына файдалы яклары да юк түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Поляр түгәрәгенә якын урнашкан илләрдә – Исландиядә, Скандинавия илләрендә үз-үзенә кул салу очраклары елның салкын вакытында кисәк кенә артып китә. Бу кояш нурларының аз булуы бик көчле депрессиягә китерүе белән аңлатыла, кеше әйләнә-тирәне кара төсләрдә генә кабул итә башлый. Табиблар кешеләргә, депрессиягә бирелмәс өчен, күбрәк көндезге яктылыкта булырга киңәш итә, чөнки шул ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә кеше организмында эндорфиннар – канәгатьләнү хисен уятучы химик матдәләр барлыкка килә. Шул эндорфиннарның җитмәве депрессиягә китерә дә инде. Россиягә килгәндә, ул – төньяк ил, монда кыш көннәрендә кояш нурларының җитмәве шулай ук сизелә, D3 витамины да тәндә кояш нурлары тәэсирендә барлыкка килә. Һәм җәйге көннәр генә безне тиешле матдәләр белән тәэмин итә алмый. Бу очракта, әлбәттә, солярий ярдәмгә килә, дип күпләр уйлар, ләкин алар бик нык ялгышалар. Организмда D витаминын тиешле күләмдә саклау өчен атнасына 2-3 тапкыр 5-15 минут кулларны һәм йөзне кояш астында тоту да җитә, дип саный галимнәр.
Нәрсә соң ул “солярий”?
Солярий, аэросолярий (бор.грек ἀήρ — һава һәм латин solarius — кояшлы) – ул кояшныкына якын булган нурланыш барлыкка китерүче машина, аның тәэсирендә меланоцитлар ясала һәм шул сәбәпле тәннең төсе үзгәрә. Шунысы кызык: рус сүзе солярий – кызыну өчен җайланмалары булган коммерцияле предприятие tanning salon инглиз сүзтезмәсенә туры килә.Беренче тапкыр солярий эффектын Штутгарттан немец галиме Фридрих Вольф ача. 1975 елда Йорг Вольф (Фридрих Вольфның абыйсы) Cosmedico компаниясенә нигез сала, бу солярий өчен лампалар җитештерү буенча дөнья күләмендә беренче компания була. Соңыннан безгә билгеле булган Коко Шанель ярдәмендә “кызыну модасы” киң таралыш ала.
Хәзерге көндә өч төрле солярий бар: йорт шартларында кызына ала торган, профессиональ һәм турбосолярий. Икесенең төп аермасы: лампаларның күләмендә, соңгысының үзенчәлеге–суыту системасы көчле, һәм кызынучының тәненә зыян салу мөмкинлеге кимрәк. Шулай ук профессиональ солярийлар вертикаль һәм горизонталь төрләргә аерыла.
Солярийда лампаларның саны күбрәк булган саен, аның куәте артыграк була һәм кызыну өчен вакыт та әзрәк таләп ителә. Солярийда озак вакыт торсаң, температура күрсәткече 40 °C кадәр күтәрелә ала, моны күзалдыңа китерсәгез, кеше үз организмына күпме нурланыш алуын аңлыйсыз.
Солярийда кызынырга яратучылар анда елына 12 ай рәттән булырга яратсалар да, табиблар солярийда иң күбе елына 2 тапкыр гына булырга куша. Кызыну өчен җайланмалар концентратлаштырылган ультрашәмәхә нурлар (UVA) чыгара. Галимнәр тычканнар өстендә тәҗрибәләр уздырганнан соң, ультрашәмәхә нурланышның барлык төрләре бик көчле мутацияләр барлыкка китерүен ачыклаган. Димәк, бу ультрашәмәхә нурларның канцерогенлы булуын раслый. Ләкин солярийның хуҗалары анда кызыну куркыныч тудырмый, лампалар UVB нурлары ясамый һәм тәнгә җәрәхәт китерми дип ышандыра.
“Гаилә сәламәтлеге” медицина дәвалау-диагностика үзәге табибы-дерматолог Елена Ивановна: “UVB нурлары, кояшныкыннан аермалы буларак, тәнне пешермәсә дә, барыбер тәннең тиз вакыт эчендә картаюына китерә. Алар тән тиресенә үтеп керәләр һәм дермиска килеп җитеп, эластин һәм коллаген катламнарын җимерәләр. Әлбәттә, тән пешмәскә мөмкин, ләкин вакыт үтү белән тән җыерчыклар белән тула, веналар тиредән күренеп тора башлый һәм вакытыннан алда тәннең картаюы күзәтелә”, - ди.
Швеция галимнәре елына 10 тапкырдан артык солярийга баручыларда меланома барлыкка килү куркынычы җиде тапкырга артуын әйтә, ә бу - тән рагы авыруының иң куркыныч төре.

Солярийлар турында куркыныч факт
“Бу индустрия тулысынча күзәтчелек астында түгел. Солярийның гадәти лампасы чын кояш нурларына караганда, 2-3 тапкырга күбрәк нурланыш бирә. Кайбер лампалар тагын да көчлерәк, сеанс вакытында нинди күләмдә нурланыш алуын беркем дә белми. Ягьни, солярийдагы бер сеанс пляжда көне буе кызынып яту белән тәңгәл.Җәйге кояшлы эссе көннәрдә генә кояштан зыян күрергә мөмкин, ә без яңа технологияле техника ярдәмендә җәй көннәрендә генә түгел, ел дәвамында, хәтта кыш көннәрендә тәнебезгә зыян салабыз”, - дип саный табибә Елена Ивановна.
Һәр көнне солярийда миллионлап кеше була, шуларның күбесе – уртача 26 яшьтәге хатын-кыз. Аларның күбесе ясалма кызыну сеансларында елына 100 тапкырдан артык була. Әле өстәвенә аксыл тәнлеләр каралыр өчен солярий ишек төбен таптый, аларга кызыну иң күп зыян сала. Меланин тәнгә төс бирә, ләкин бу - организмның тиешле күләмнән артыграк кояш нурланышы алып, тәннең пешүдән саклау реакциясе генә.
Солярий кеше тормышын мышьяк яки иприт (горчичный газ) кебек куркыныч астына куя. Онкология авыруларын тикшерү халыкара агентлыгы белгечләре (Лион, Франция) егерме тикшерү эшен анализлап, шундый нәтиҗәгә килгәннәр: әгәр дә кеше солярийга 30 яшькә кадәр йөри башласа, тән рагы авыруы барлыкка килү мөмкинлеге 75%ка арта. Шулай, мисал өчен, Бөекбританиядә меланома, нигездә, егерме яшьлек кызларда күзәтелә, ә элек бу авыру 75 яшьтән өлкән хатын-кызларда гына булган.
Көньяк илләрдә яшәүчеләр арасында рак авыруы күрсәткече түбәнрәк, төньякка чигенгән саен бу күрсәткечләр үсә бара, чөнки көньяк илләрдә кояш астында көннәр буе яту яки солярийга бару ихтыяҗы гомумән юк.
“Кызынган вакытта тәндә тир бизләре кибә, организмда ялкынсыну процессы көчәя һәм йөрәккә өстәмә көч килә, тәннең тыгызлыгы бетә, һәм ул бик иртә картая. Ультрашәмәхә нурлар күзнең челтәр катламына һәм чәчләргә зыян сала. Кан әйләнеше бозылган, артериаль басымы арткан кешеләргә, калкансыман биз, бавыр, бөерләр авыруы, йогышлы авырулары булганнарга кызынырга катгый рәвештә тыела”, - ди “Сәламәтлек” (“Здоровье”) тапшыруын алып баручы табибә Елена Малышева.
Белгечләр тәннең төсен үзгәртә торган махсус кремнарга бәйле дә тискәре фикердә тора.
Калифорниядә (АКШ), Франциядә һәм Германиядә 18 яшькәчә булганнарга солярийга баруны тыю турында закон кабул ителгән. Россиядә, Көнбатыш илләрдән аермалы буларак, солярийлардан файдалануга бәйле берниниди дә законнар юк. Россиядә солярийларның эшчәнлеге санитар-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормалары белән генә тәртипкә салына.
“Җәй айлары җитү белән кешеләр эсселектән качарга яисә ял итәргә сулыклар янына ашыга, көннәр буе кояш астында ята, үз организмына зыян сала. Тән тагын да матур төскә керсен дип бер үк көнне солярийга да барырга һәм кояш астында да кызынырга ярамый”, - дип ышандыра Елена Ивановна. Инде елына ике тапкырга гына солярийга барырга ярый дигәнне истә тотып, солярийга барган очракта да билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1) Солярийга барыр алдыннан табиб белән киңәшләшү;
Төрле авыруларга каршы дарулар кулланучыларга солярийга бару гомумән тыела. Шулай ук тәнендә бик күп миңнәре булганнар солярийга барып, рак авыруына юлыга ала.
2) Әгәр дә табиб солярийга барырга рөхсәт бирсә, тиешле рәвештә һәм билгеле күләмдә генә кызынырга кирәк;
3) Шулай ук солярийларда лампалар алмаштырылып торырга тиеш, бер лампаның эшләү вакыты – 540 сәгать, аннан да артса, тән пешүе ихтимал;
4) Капсулага кергәндә ашыгыч рәвештә сеансны туктату төймәсенең кайда урнашканлыгын карап куярга кирәк, кайберәүләр берничә минут эчендә генә дә үзен начар ис итә башлый.
5) Бервакытта да солярийда ике көн рәттән кызынырга ярамый.
6) Ультрашәмәхә нурлар организмда матдәләр алмашын тизләтә, шуңа күрә сеанстан соң физик эш белән шөгыльләнергә ярамый.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып, кояш астында яки солярийда кызынуның бер дә яхшы нәтиҗәләргә китермәвен күрәбез. Нәтиҗә ясасак, һәркемнең үз сайлау мөмкинлеге бар: сәламәт яшәү яки белә торып, үз организмыңа нурланыш туплау. Ләкин каш ясыйм дип, күз чыгармасак иде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз