news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Карурман» эскизы авторлары милли идентификация турында уйлана

«Карурман» спектакле эскизы - «Калеб» яңа буын җыены проектларының берсе.

«Карурман» эскизы авторлары милли идентификация турында уйлана
Султан Исхаков

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузиля Мухаметова). «Калеб» яңа буын җыены яшьләре тамырларыбыз һәм милли идентификация турында уйланып, эпик әсәр эскизы әзерли. Бу хакта «Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә аның авторлары сөйләде.

«Карурман» спектакле эскизы — «Калеб» яңа буын җыены проектларының берсе. Аның идея һәм драматургия авторлары — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Режиссеры — Резеда Гарипова. Музыканы «Джуна» төркеме Зарина Вилданова белән берлектә әзерли. Артистлар — тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин һәм Гүзәл Галиуллина.

«Идея буларак ике-өч ел элек башыбызга килде. Аны ачык һавада эшлисе килгән иде, чөнки мифологик яссылыгы бар. Анда — кешенең карурмандагы кебек җәмгыятьтә адашып йөрүләре һәм асылына кайтырга омтылуы. Ул бүгенге заман мәсьәләләрен күтәрергә омтылыш белән иҗат ителгән. Андагы дөнья моделе бүгенге дөнья моделенә якын дип күзаллыйбыз. Безгә тамырларыбыз, милли идентификациябез кадерле», — дип анонслады спектакльне Луиза Янсуар.

Әлеге спектакльдә катнашучы артистлар бу әсәрне үзләре өчен дә, җәмгыять өчен дә яңалык дип бәялиләр. Салават Хәбибуллин аны «Игра престолов» сериалы белән чагыштырды

«Бу әсәрне кулга алгач, сораулар туды, максатларыбыз ачыкланды. Мин берничә катлы персонажлар булганын яратам, артист буларак, миңа бу әсәрдә кайнау бик кызык. Бу минемчә, бик тирән әсәр. Бүгенге алымнарны куллансак та, шул чорны күрсәтәсебез килә», — диде Зөлфәт Закиров.

Спектакль эскизы Кариев театры залында тәкъдим ителә. Ләкин тамашачы да сәхнә утырышлы итеп уйланылганга, 80 тамашачы гына карый алачак. Билетлар сатуга чыккан. Ләкин алар бик чикле санда. Оештыручылар әйтүенчә, спектакль 16+ яшь чикләре белән тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100