news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Картлык көненә кадәр сәламәт калу ысуллары аталган

Галимнәр фикеренчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости.

Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның тормышы дәвамында – туклануларына, ә картлыкта физик сәламәтлекләренә игътибар иткән. Гомер буе алар заманча диета тоткан һәм сәламәтлекләрен саклап безнең көнгә кадәр яшәгән.

Тикшерүнең әйдәп баручы авторы Сиан Робинсон белдерүенчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. Биредә сүз эшкәртелмәгән продуктлар, рационда күп күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр булуы турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot