news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Картлар йортына эләкмәс өчен бераз юл куя белергә кирәк — өлкәннәр йорты директоры (видео)

1 октябрь — Өлкәннәр көне.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1 октябрь — Өлкәннәр көне. Безнең илдә рәсми рәвештә 42 729 000 пенсионер бар. Россиянең һәр өченче кешесе — өлкән буын вәкиле. Караучысыз калган, яки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кайберләре гомерләренең соңгы көннәрен өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында үткәрә.

Нинди генә шартлар тудырылса да, билгеле, мондый учреждениеләрдә өйдәге кебек тәрбия тудырыла алмый. Әмма шуңа да карамастан, Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан интернатка өйләреннән “качып” диярлек килүчеләр шактый икәнлеген ачыкладык.

“Өлкәннәр пилмән ясарга ярата”

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 60 кеше тәрбияләнә. Шуларның 14 сенә түләүле хезмәтләр күрсәтелә, калганнары исә социаль карамакта. Биредә тәрбияләнүчеләрнең яше 40 тан арткан, иң өлкәненә 94 яшь. Әлеге учреждение директоры Элеонора Серебрякова сүзләренчә, интернат-йортларда тәрбияләнүче хатын-кызларның күбесе 55 яшьтән, ә ир-атлар 60 яшьтән узган була. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр мондый учреждениеләрдә 18 яшьтән тәрбияләнергә хокуклы.

Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр республиканың төрле районнарыннан җыелган, бары 9 ы гына Югары Ослан районы кешеләре.

Бирегә өлкәннәр төрле сәбәпләр аркасында эләгә. “Кайберәүләрнең яшәү шартлары начар, йортлары искергән була. Икенче берәүләрнең исә балалары чит илләрдә яки ерак шәһәрләрдә яши һәм алар әти-әниләрен үзләре белән алып китә алмый. Мисал өчен, Германиядә андый өлкән кешеләрне кабул итмиләр. Бездә андый кеше дә яшәде”, - диде интернат-йорт директоры Элеонора Серебрякова.

Биредә тәрбияләнүчеләргә төрле дәвалау чаралары каралган. Шул исәптән, хезмәт терапиясе дә бар. Мисал өчен, кемдер чәчәкләр үстерә, икенче берәүләр тутый кошларны карый, ашата. Бакчада су сибәргә, чүп утарга, уңышны җыеп, урнаштырырга ярдәм итәләр. “Узган ел безнең алма бик нык уңды. 1 тонна чамасы булгандыр. Тәрбияләнүчеләр барысы да диярлек уңышны җыеп, кышка әзерләгәннәр. “Кайчагында алар белән бергә пилмәннәр ясыйбыз. Бу эш аларга бик ошый. Кемдер яшьлеген искә төшерә, кемдер тагын матур мизгелләрне искә ала. Пилмән ясаганнанның икенче көнендә бер әбине туганнары үзләренә алырга килгән иде. Мин пилмәнемне ашамыйча беркая да бармыйм дип, әби бездә бераз тоткарланды”, - дип кызык хәлне искә алды учреждение директоры.

 Интернетның чиге юк

Ютазыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 8 кеше интернет һәм скайп белән файдалана белә. Моның өчен аларга махсус дәресләр үткәргәннәр. Скайп ярдәмендә биредәгеләр туганнары, якыннары һәм дуслары белән аралаша ала. Күптән түгел үзләрендә кунакта Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов булып киткән һәм тәрбияләнүчеләргә 3 планшет бүләк иткән. Моннан тыш, кайберләренең бүлмәләрендә ноутбуклар урнаштырылган. Шулай ук өлкәннәр һәм инвалидңлар йортында аерым компьютерлар классы бар. Билгеле инде, интернетның уңай яклары шактый, ди Элеонора Серебрякова. Мисал өчен, биредә тәрбияләнүче Роман Костюков үзенең күптән югалткан туганнарын интернет аша эзләп тапкан.

Өлкәннәр һәм инвалидлар тәрбияләнә торган учреждениесдә туганнарын гына түгел, бер-берсен табып, гаилә коручылар да бар.

“Без андыйларга беркайчан да киртә булып тормыйбыз. Чөнки алар һәрвакыт бергә, бер-берсенә ярдәм итеп яши. Алар бер-берсенә ышана, берсен-берсе хөрмәт итә. Мисал өчен, иртән берәрсенең башы авыртып, урыныннан тора алмаса, иптәше шунда ук табибны чакыртырга мөмкин, яисә дару бирә. Мунчага да бергә баралар, урамда һава суларга да алар гел җитәкләшеп йөри”, - диде Элеанора Серебрякова.

Могҗизага һәрчак урын бар

“Интернат йорт директоры “Татар-информ”га үзләрендә булган бер үзенчәлекле тарихны сөйләде. “Безнең өлкәннәр һәм инвалидлар йортына психик авырулар интернатыннан бер кыз эләккән иде. Ул ятим, әти-әнисе юк. Акыл үсеше кечкенәдән бераз калышкан, әмма балалар йортында аның белән шөгыльләнүче булмаган”, - диде Элеанора Серебрякова.

Югары Осланга күчкәннән соң аның хәле әйбәтләнә. Ул училищеда белем ала, пешекче һөнәрен үзләштерә. Бераз гына өлкәннәр һәм инвалидлар йортында да пешекче булып эшләгән. Шуннан соң аңа фатир биргәннәр, кыз кияүгә чыгып, бала тапкан. Хәзер дә пешекче булып эшләвен дәвам итә, баласын тәрбияли.

“Тормышта төрле хәлләр була. Без авыр хәлдә калган һәр кешегә ярдәм итәргә тырышабыз”, - ди директор.

“Өлкәннәр йортына эләкмәс өчен нишләргә”

Бирегә эләкмәс өчен Элоанора Серебрякова үзенең берничә киңәшен бирде.

“Әгәр дә син гаиләле кеше икән, гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим. Бер-береңә юл куеп яши белергә кирәк. Яшьләрнең үз кызыксынулары, өлкәннәрнең үзләренеке. Яшьләр кайчагында берәр кая китеп, ял итеп кайтырга да теләргә мөмкин. Өлкәннәр шул чакта ялгыз кала һәм бу мизгелдә яшь буынны үз кубызыңа “биетергә” ярамый. Бераз юл бирә белергә кирәк”, - дигән фикердә ул.

“Бездә бер ир-ат яши. Аның 2 улы бар. Берсе Казанда яши, икенчесе Мәскәүдә. Ул бабай үзе безне эзләп табып, бирегә килде. Мәскәүдәге малае сирәк кайта, Казандагысы исә көне буе эштә. “Алар миңа суыткычны тутырып ашарга калдыралар да, үзләре көн озын эштә. Мин коры-сары белән тукланып туйдым, дип мөрәҗәгать иткәннән соң, улы белән сөйләшеп, бирегә килде,- дип сөйләде директор. - Кызлар әле әти-әниләрен тәрбияли, ә малайлар сирәк. Бездә шартлар бик яхшы, шуңа да буш урыннар юк, һәрвакыт чират. Барысы да кызганыч, аласы да килә, әмма интернатның диварларын күчереп булмый”.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100