Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Картлар йортларында яшәүчеләр арасындагы фестивальдә Тукай районында яшәүче җиңде
Республикада инде икенче тапкыр «Минем елларым – минем байлыгым» конкурс-фестивале уздырыла
(Тукай районы, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләр арасындагы фестивальдә Тукай районында яшәүче җиңү яулады
Республикада инде икенче тапкыр «Минем елларым – минем байлыгым» конкурс-фестивале уздырыла. Анда картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләр катнаша. Быелгы фестивальдә Тукай районыннан Рафил Галимов хореография конкурсында җиңүче булды.
Бу елда фестивальдә Татарстанның 26 интернат-йортыннан барлыгы 90 кеше катнашты. Зональ этаптан исә 23 чыгыш сайланып алынып, алар Аксубайда үз талантларын күрсәтте. Сәламләү сүзләре белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров чыгыш ясады. Алар конкурсның финал өлешендә катнашучыларга уңышлар, тормыш иминлеге, әлеге чарадан тәм һәм ямь табып, яхшы кәеф туплауларын теләде.
Катнашучылар өч номинациядә чыгыш ясады – вокал, хореография һәм нәфис сүз. Аналарга багышланган, ялгызлык, көзнең купшылыгы турындагы шигырьләр аеруча йөрәккә үтеп керде. Вокал номинациясендә исә ялгыз башкаручылар да, ансамбльләр дә катнашты. Бигрәк тә хатын-кызлар үзләренең искиткеч тавышлары белән таң калдырды. Җыр вакытында театральләштерелгән күренешләр дә әзерләнгән иде.
Хореография конкурсында катнашучылар тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Бу номинациядә Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче якташыбыз җиңү яулады. Рафил Галимовны ихластан җиңүе белән тәбрик итәбез, алдагы тормышында да яңа үрләр, яңа уңышлар телибез, дип хәбәр итә интернат-йортның социаль хезмәт белгече Альбина Камалова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз