news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Картлар йортларында яшәүче апаслыларга күчтәнәчләр тапшырдылар

Татарстанның Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 22 апаслы яши.

(Апас, 5 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Татарстанның Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 22 апаслы яши. Алар янына күчтәнәчләр алып, хәл белергә, тормыш-көнкүрешләре белән танышырга бару традициягә керде, дип яза җирле басма.

Бу юлы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге делегация Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайтты.

Өлкәннәр сагынып каршы алды, елый-елый рәхмәтләрен әйтеп озатып калды. Район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Шулай ук Урта Биябашы авылында яшәүче, мөмкинлеге чикләнгән Дамир Шәмсиев үз умарталыгында җитештергән балны күчтәнәч итеп җибәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot