news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Олы Кайбыч мәчетендә Мәүлид ашында булды

Дамир хәзрәт Олы Кайбычта хәзерге мәчет төзелеше, аның икенче катын төзү тарихы белән таныштырды, мәчет буенча экскурсия үткәрде.

(Кайбыч, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче бабайлар Олы Кайбыч мәчетенә Мәүлид ашына килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дамир хәзрәт кунакларга Кайбыч мәчетләре тарихын сөйләде.Олы Кайбычта хәзерге мәчет төзелеше, аның икенче катын төзү тарихы белән таныштырды, мәчет буенча экскурсия үткәрде.

Дамир хәзрәт мәҗлесне Коръән сурәләре укудан башлады. Мәҗлес барышында биредә утыручыларга Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында сөйләде.

Мәҗлестән соң, интернаттан килгән картлар мәчет буенча үткәрелгән мавыктыргыч экскурсия, сый-нигъмәтләре өчен Дамир хәзрәткә, табын әзерләүчеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп, кайту юлына чыктылар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot