news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә картинг- клубта шөгыльләнүчеләр өчен яңа мәйданчык ачылды

Теләчедә картинг-клубта шөгыльләнүчеләр өчен яңа өйрәнү мәйданчыгы ачылды. Аның белән ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуретдинов җитәкчелек итә. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Федерациясе җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин һәм Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та катнашты.

Әлеге спорт төрен яратучы егетләр, ярышларда катнашып, үз исемнәрен танытырга өлгерде дисәк тә була. Картинг түгәрәгенә йөрүче егетләр төрле районнарда, Казанда үтә торган ярышларда катнашалар һәм район данын яклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot