Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Картаполов мобилизациянең яңа дулкыны турындагы хәбәрләрне фейк дип атады
Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турындагы «Саклану министрлыгы боерыгы»н фейк дип атады. Бу хакта мәгълүмат аның Telegram-каналында чыкты.
«Таратыла торган мәгълүматның чынбарлык белән бернинди дә бәйләнеше юк. Тикшерелгән чыганакларга гына ышануыгызны сорыйбыз», - дигән ул хәбәрдә.
Элегрәк Telegram-каналларда Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны игълан ителүе турында мәгълүмат барлыкка килде. Кулланучылар 11 сентябрьдән яңа мобилизация дулкыны башлану турында РФ Саклану министрлыгының ялган боерыгын актив рәвештә тарата башлады.
ТАСС белән әңгәмәдә Андрей Картаполов бүген мобилизациягә ихтыяҗ юк, барлык бурычлар контракт буенча хәрбиләрне актив җыю кысаларында үтәлә, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз