news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Каршылыкларсыз кино” фестиваленең кайтавазы Түбән Камага кадәр килеп җитте

“Каршылыкларсыз кино” фестиваленең кайтавазы Түбән Камага кадәр килеп җитте

(Түбән Кама, 18 апрель, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Халыкара фестиваль кайтавазы – Каршылыкларсыз кино” кинофорумы эзләреннән хәйрия акциясе узды. Татар драма театры залында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Түбән Кама инвалидлары һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, шулай ук РФ Кинематографистлар берлеге һәм ТР Язучылар берлеге (алар арасында танылган шагыйрә Наилә Ахунова да бар иде) җыелды.

Иң элек ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов бирегә җыелучылар алдында игелекле эшләрдә актив катнашырга чакырып чыгыш ясады. Аннары акциядә катнашучыларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сөйләүче ике документаль фильм тәкъдим ителде. “Бердәм Россия” партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге акциянең максаты – Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче инвалидларга һәр яклап ярдәм күрсәтүгә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot