news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карши шәһәре Сабан туенда татар, үзбәк, рус һәм инглизчә шигырьләр сөйләделәр

Кашкадар өлкәсе һәм Карши шәһәре хакимияте вәкилләре төрле милләт халкы арасында ныклы дустанә бәйләнешләр булуын теләде.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Үзбәкстанның Карши шәһәрендә Сабан туенда кунакларны Театр мәйданында татар, үзбәк, рус һәм инглиз телендә шигырьләр сөйләп каршы алдылар. Бу хакта Кашкадар өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.

Кашкадар өлкәсе һәм Карши шәһәре хакимияте вәкилләре бәйрәм белән котлап, уңышлар һәм төрле милләт халкы арасында ныклы дустанә бәйләнешләр булуын теләделәр.

Сабан туе турындагы фильм видеопрезентациясе бәйрәмгә килүчеләрдә матур тәэсир калдырды. Аннан артистлар “Халыклар дуслыгы” музыкаль-хореография композициясен башкарды. Үзбәкстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Хәкимов, Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни үзәгеннән җырчы Ирина Гыймранова җырлары һәм башка чыгышлар булды.

Бәйрәмдә татар милли ризыклары бәйгесе җиңүчеләре Чыракча шәһәреннән Алия Акчурина һәм Каршидан Алия Храмова үз осталыкларын күрсәтте.

Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100