Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Карнеги-холлдагы татар концертын музыкаль җәмәгатьчелек югары бәяләгән
17 гыйнварда «Үзгәреш җиле» фестивале концерты Нью-Йоркның Карнеги-холл залында үтте.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Үзгәреш җиле» фестиваленең Карнеги-холлда үткәрелгән концертын Америкада яшәүче музыкаль җәмәгатьчелек вәкилләре югары бәяләгән. Бүген фестивальдә катнашучылар «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Нью-Йоркның дәрәҗәле залында узган татар концерты турында сөйләделәр.
«Мин музыка дөньясы вәкилләреннән: «Россиядә шушындый тавышлы татар җырчылары да бар икән, нигәдер күбрәк рус җырчыларын гына күрсәтәләр», дигән сүзләр ишеттем. Россия илчелеге вәкилләре дә «Бик талантлы артистлар килгән», дип бәяләде», — диде концертта катнашкан җырчы, Татарстаның атказанган артисты Айдар Сөләйманов.
«Соңгы елларда Карнеги-холлның тамашачы җыя алмаганлыгы турында сүзләр ишеттем. Карнеги-холл хезмәткәрләре татар җырының залны тутыра алуын күрделәр. Без Карузолар басып торган сәхнәдән үз сәнгатебезне, татарлыгыбызны күрсәтә алдык», — диде җырчы.
Проектның вокал буенча педагогы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева бу фестивальне Татарстанның йөзенә кызыллык китерми торган проект дип саный. «Безнең өчен алкышлар һәм «Афәрин!» дигән сүзләр иң зур бәя», — диде Винера Ганиева.
Җырчылар «Үзгәреш җиле» фестиваленең бу концертын Европада да күрсәтергә мөмкин дип саныйлар.
17 гыйнварда «Үзгәреш җиле» фестивале концерты Нью-Йоркның Карнеги-холл залында үтте. Биредә фестиваль дәвамында әзерләнгән иң яхшы җырлар башкарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз