news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Карл Шайлер Татарстан нейрохирурглары эшен югары бәяләде
Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә Швейцариянең Женева клиникасы һәм кафедрасы җитәкчесе, нейрохирург, Аурупада эпилепсияне дәвалау өлкәсендә танылган табиб
Скопировать ссылку
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә Швейцариянең Женева клиникасы һәм кафедрасы җитәкчесе, нейрохирург, Аурупада эпилепсияне дәвалау өлкәсендә танылган табиб профессор Карл Шайлер булып китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин җитәкчелегендәге вәкиллек озатып йөрде. Вәкиллек составында Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, биологик психиатрия бүлеге башлыгы, лаборатор иммуногистохимия җитәкчесе Владимир Чехонин да бар иде.
Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан медицинасы казанышлары белән танышу максатыннан, олы кунак Төбәкара клиника-диагностика үзәге эшен, аерым алганда нейрохирургия бүлеген, операция блогын һәм реанимация бүлеген карады. Очрашуда Татарстан нейрохирургларын эпилепсияне дәвалау буенча Женевада укыту мөмкинлеге каралды. Профессор клиниканың нейрохирургия бүлегендә геморрагик инсульт кичергәннәренә медицина ярдәмен күрсәтү дәрәҗәсен югары бәяләде. «Үзәктә профессиональ белгечләр эшли. Бу клиника - яңа гына эшли башлаган хирурглар өчен зур терәк. Нейрохирургия бүлеге Аурупа күрсәткечләренә тиң биеклеккә иреште”, - дип ассызыклады Карл Шайлер.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot