news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Карл Маркс урамында хәрәкәт янәдән ике яклыга әйләнде
Хәзер җиңел автомобильләргә Ирек мәйданыннан Карл Маркс урамының азагына кадәр юл ачык
Скопировать ссылку
(Казан, 7 декабрь, “Татар- информ”, Айгөл Фәхретдинова). Автомобиль йөртүчеләр бу көннәрдә башкала үзәгендә хәрәкәт схемасы үзгәрүгә игътибар иткәндер. Үзгәрешләр кабат Карл Маркс урамына кагыла. Аның нечкәлекләре хакында бүген журналистларга Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марс Ризванов сөйләде.
Шунысы игътибарга лаек, шәһәр үзәгендә транспот хәрәкәте схемасы үзгәреше шәхси автотранспортка гына кагыла. Ә җәмәгать транспорты хәрәкәте элеккечә кала. Карл Маркс урамында моңа кадәр шәхси автомобильләр өчен бер яклы хәрәкәт кенә гамәлдә иде. Шул сәбәпле, кичке якта күршедәге Горький һәм Дзержински урамнарында транспорт күплектәп “бөке”ләр ешайган. Бу ике урамга килә торган йөкләнешне киметү максатыннан, Марс Ризванов аңлатканча, Карл Маркс урамында җиңел автомобильләр өчен янәдән ике яклы хәрәкәт ачарга булганнар. Ягъни хәзер җиңел автомобильләргә Ирек мәйданыннан Карл Маркс урамының азагына кадәр (Курашов урамына кадәр) юл ачык. Бер яклы хәрәкәт кенә булганда, җиңел автомобильләр Карл Маркс урамыннан Ирек мәйданына таба 3 хәрәкәт полосасыннан бара ала иде. Ике яклы хәрәкәт ачылгач, шәһәр үзәгенә баручыларга ике полоса гына калган.
Карл Маркс урамында ике яклы хәрәкәтне ачу кайбер чикләүләр кертергә дә мәҗбүр иткән. Марс Ризванов сүзләренә караганда, Ирек мәйданыннан Курашов урамына кадәрге аралыкта юл чатларында автомобильләргә сулга борылу тыела. Моның өчен автомобиль йөртүчеләргә Зур Кызыл яки Горький урамнарына чыгарга кирәк булачак.
Ирек мәйданыннан Батурин урамына кадәрге өлештә дә бер яклы хәрәкәт схемасы үзгәреш кичерде. Моңа кадәр Карл Маркс урамы буйлап килгән җиңел автомобильләр Кремль ягына гына хәрәкәт итә ала иде. Хәзер исә, киресенчә, җиңел автомобильләр Батурин урамыннан Ирек мәйданына таба гына хәрәкәт итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2