Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Карина Абдуллина Бейрутта Miss Tourism Universe бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк
Татарстанның Азнакай районында туып-үскән, Казанда яшәүче Карина Абдуллина Бейрутта (Ливан) узачак Miss Tourism Universe дөньякүләм матурлык бәйгесендә катнашачак. Кыз сайлап алу турын уңышлы узган һәм булачак вакыйгага әзерләнә.
Карина бәйгегә «Мисс Европа – 2024» титулы иясе Роза Гадиева белән бара. Гадиева йөзьеллык Европа бәйгесе реестрына кергән, шулай ук дөньякүләм массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган җиңүче булган беренче татар кызы. Бүген ул Халыкара бәйгеләрдә Россиянең һәм Татарстанның милли директоры вазифасын башкара һәм жюри составына керә.
Кичә Карина Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. Район җитәкчесе аңа дөньякүләм сәхнәдә төбәкне лаеклы тәкъдим итәргә теләде.
Miss Tourism Universe бәйгесе мәдәни дипломатиядә әһәмиятле вакыйга булып санала һәм ул милләтләрне, төбәкләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Карина Абдуллина бөтен дөньядан җыелган тамашачы каршында Татарстанның бай мәдәниятен тәкъдим итү өчен сәхнәгә татар милли костюмыннан чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз