news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин театрында балалар әкияте премьерасы узачак

29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов.

Әкиятне сәхнәгә яшь режиссер, ГИТИС студенты Камил Гатауллин куя. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.

Филия образын башкаручы Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева сүзләренчә, яңа спектакльнең никадәр әйбәт килеп чыгуын сөйләп кенә аңлатып булмый. «Әкиятне бөтен гаилә белән килеп карарга кирәк, аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Ул шулкадәр күңелле, ихлас, эчтәлекле тамаша», -  дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.

«Тылсымлы арена» спектакленә музыканы Гөлназ Закирова иҗат итте, акробатик номерларны режиссер Илнур Гарифуллин куйды, оркестр аранжировкасын театрның дирижеры Ильяс Камал эшләде. Әкиятнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Александра Ельчанинова, хормейстер – Алия Хәмзина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100