news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәрим Тинчурин театры Мәскәүдә спектакльләр күрсәтәчәк

Кәрим Тинчурин театры Мәскәүдә спектакльләр күрсәтәчәк
Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләр белән Мәскәүгә бара. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Казан кунаклары театраль сезондагы премьераларын «Мимика һәм ишарәләр театры»нда күрсәтәчәк.

11 декабрьдә Мәскәү тамашачыларына Шәриф Хөсәенов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Чулпан» мелодрамасы, 12 декабрьдә «Мәхәббәт баскычы» комедиясе (Шамил Фәрхетдинов пьесасы) тәкъдим ителә.

Спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана.

Барлык спектакльләр дә татар телендә, әмма русчага синхрон тәрҗемә белән күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot