news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәрим Габидуллинны соңгы юлга озатуда тормыш иптәше: Соңгы көннәрендә аңа авыррак булды

Кәрим Габидуллинны соңгы юлга озатуда тормыш иптәше: Соңгы көннәрендә аңа авыррак булды
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Бүген Казанның «Ризван» мәчетендә «Казан утлары» ансамбле җитәкчесе, Әлфия Авзалованың сәхнәдәш дусты, Татарстанның атказанган артисты Кәрим (Кәримулла) Габидуллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасименә гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде.

  • Кәримулла Хәбибулла улы Габидуллин 1945 елның 9 сентябрендә Казанда туа. 1963 елда Казан химия-технология институтына укырга керә, укыганда Киров исемендәге мәдәният йортының джаз-оркестрында шөгыльләнә. 1969 елда аңа Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың иҗат коллективында музыкант булып эшләргә тәкъдим итәләр. 1973 елдан ул Авзалова чыгышларын озата барган «Казан утлары» инструменталь ансамбленең музыкаль җитәкчесе була. Габидуллин филармониянең эстрада-концерт бүлегендә 2000 елга кадәр эшли.

Беренче булып сүз музыкантның дусты, хәзерге вакытта Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле администраторы булып эшләүче Хәйдәр Сафинга бирелде.

«Кәрим дус белән без бик күптәннән таныш. Кыска гына вакыт өчен «гасыр» терминын да кулланырга була. 1974 елны без аның белән бергә юлга чыгып киткән идек һәм бик озак вакытлар бергә эшләдек. Аның белән матур мизгелләр күп булды. Белемле, югары эрудицияле кеше, төрле өлкәләрдә мәгълүматы бар иде аның», – диде ул.

Кәрим Габидуллинның тормыш иптәше Сания ханым соңгы елны аның авыруын искә алды. «Соңгы көннәрендә аңа авыррак булды. Бер ел ул авырды, бер кая чыкмый иде. Без бер-беребезне карап тордык. Үләр алдыннан, ул бер көн генә урын өстендә ятты һәм шулай китеп тә барды», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татар дәүләт филармониясе исеменнән соңгы сүзне аның директоры Кадим Нуруллин җиткерде.

«Бүген ике бәйрәм билгеләп узыла: беренчесе – өлкәннәр көне булса, икенчесе – музыка көне. Кәрим абыйның безнең арадан китүе дә тулы бер җыр булып тора. Ул безгә шушы җыры аша ничек яшәргә кирәклеген, нинди булырга кирәклеген гамәлләре белән әйтеп китте. Икенче дөньяда ул, һичшиксез, җәннәт түрендә була торган кеше, чөнки Кәрим абыйның беркайчан да, беркемне дә начар сүз белән телгә алганы булмады», – дип билгеләде ул.

Соңыннан «Ризван» мәчетенең имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин килгән халык белән бергә җеназа намазын башкарды. Кәрим Габидуллин Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot