news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карилеләр өчен гомуми мунча бәясе – 30сум, балтачлыларга - 50 сум, инде 100 сум булачак – җирле ММЧ

Бу төбәкләргә мунча кирәкме?

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Балтачта һәм Кариле авылында эшләп килгән гомуми мунчаларга халык елдан-ел   азрак йөри.  Карилеләр өчен мунча бәясе – 30сум, балтачлылар өчен - 50 сум. Мунчаларны эшләтү, чыгымнарын каплау, аны тоту өчен район бюджетыннан акча каралмаган. Балтач мунчасы торак-коммуналь хуҗалыгы карамагына караса, Кариледәгесенең хуҗасы - Тәбрис Габдрахманов. Тәбрис әфәнде: “Атнасына  баштагы елларда 50-60 кеше йөрсә, хәзер 30-40ка гына калды, бик чыгымлы, файдага эшләми, мин мунчаны бөтенләй ябу яклы”,– ди.

1 декабрьдән бәя артып, 100 сум булачак. Халык мунчаларга йөрерме, юкмы – шунда күренер. Мунчалар кирәкме – үз фикерләрегезне белдереп, 2-62-53 номерына шалтыратып әйтә аласыз, яки сайтыбызга языгыз, дип яза районның “Хезмәт” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100