news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариевлылар Күлбай-Мораса авылында Габдулла Кариевны искә алды

Театр артистлары авыл халкына Р.Шәрифнең “Бер мәхәббәт тарихы” спектаклен күрсәткән.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Кариев театры, традиция буенча 8 майда Нурлат районының Күлбай-Мораса авылына килеп, татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевны искә алды. Кариевның туган көнендә аның туган авылына кайтып, бөек шәхесне искә алу һәм спектакль күрсәтү – театр коллективының традициясе. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Искә алу чараларындңа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге һәм Нурлат якташлыгы әгъзалары да катнашкан.

Билгеле булганча, Күлбай-Мораса авылындагы Г.Кариев музее эшләп килә. Традиция буенча, кунаклар авылга кайткач, беренче чиратта, музейга экскурсия кыла. Биредә музей җитәкчесе Люзия Вәлиуллина Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗаты турындагы хатирәләрне саклаучы кадерле экспонатлар белән таныштыра, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйли.

Чара музей каршында Кариевка куелган һәйкәл-бюст янында дәвам иткән. “Габдулла Кариев - театрга нигез салучыларның берсе, ә без, шушы театр коллективы, традицион рәвештә аның туган көнендә һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Күлбай-Мораса авылы, музей җитәкчелеге, авыл халкы, чынлап та, бөек эш башкара. Татар халкының бөек улын музей ачып, килгән кунакларны кабул итәрдәй шундый урын, һәйкәл булуы безнең өчен дә зур мәртәбә”, - дигән үз чыгышында Кариев театры директоры урынбасары Гөлгенә Кәримова. Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин Габдулла Кариев вафатыннан соң Кәрим Әмири язган “Кариевка” шигырен укыган.

Чәчәкләр салу тантанасыннан соң сөйләшү авылның мәдәният йортында дәвам иткән. Нурлат районының “Мәдәният үсеше үзәге” җитәкчесе Ләйсән Мидхәт кызы Нафигина килгән кунакларны сәламләгән һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, Нурлат җитәкчелеге исеменнән Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга һәм Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллинага Рәхмәт хаты тапшырган.

Театр артистлары авыл халкына “Бер мәхәббәт тарихы” (Р.Шәриф) хәйрия спектакле күрсәткән. Әлеге тамаша Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре өчен дә бүләк булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100