Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариевлылар балалар йортында тәрбияләнүчеләргә хәйрия итеп “Супер-светофор” спектакле күрсәтте, велосипед бүләк итте
Чыннан да, Рамазан - изге гамәлләр ае
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театры артистлары ел дәвамында балалар йортларында, мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларга хәйрия спектакльләре куйды. Хәзер рамазан аенда кариевлылар изге эшләрне бигрәк тә күңел биреп башкара. Шушы изге нияттән, Кариев театры артистлары Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына “Супер-светофор” спектакле белән кунакка барды, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтеннән.
Кариевлылар күрсәткән тамаша балаларга бик ошады. “Супер-светофор” да актерлар белән бергә, сәхнәдә курчаклар да “уйный”. Спектакль музыкаль һәм интерактив рәвештә бара. Шуңа да балалар үзләре дә артистлар белән бергә кушылып биеде, юл билгеләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде, күңел ачты.
Тагын да күңеллерәк мизгел, спектакль азагында булды. Г. Кариев театры балаларга бүләккә велосипед алып килгән иде. Нәниләрнең велосипедлы булуларына ничек сөенгәннәрен күрүе – үзе бер шатлыклы вакыйга. Әле берсе, ул арада икенчесе велосипед тәгәрмәчләрен әйләндерергә чиратка бастылар. Әйе, әлеге балаларның юлында да “яшел ут” күбрәк янсын иде.
Норлат балалар йорты җитәкчелеге әлеге чараны оештырганы өчен театр директоры Мансур Ярмиев исеменә рәхмәт хаты, артистларга балалар ясаган чәчәк букетлары бүләк иттеләр.
Норлат балалар йорты 1942нче елда ачыла, шуннан бирле анда балаларның бетеп торганы юк. Бүгенге көндә биредә 37 бала тәрбияләнә. Аларның барысының да диярлек әти-әнисе исән: күбесе эчкечелек аркасында ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Табигать кочагында урнашкан әлеге йортка Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән дә балалар китерелә, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз