news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле

Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ»

Кариев театрын яңа сезонда Илнур Гайниев җитәкләячәк.

«25 августтан яңа директор үз вазифаларына керешәчәк», – диде журналистлар белән җәйге очрашуда мәдәният министры Ирада Əюпова.

Хәзерге вакытта Илнур Гайниев Минзәлә татар дәүләт драма театрын җитәкли.

Луиза Янсуар Кариев театры директоры вазифасыннан үз теләге белән киткәннән соң директор вазифаларын башкаручы итеп директор урынбасары Искәндәр Вәлиев билгеләнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot