news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының Салават шәһәрендәге гастрольләре төгәлләнде

Кариев театрының Салават шәһәрендәге гастрольләре төгәлләнде
Фото: Федор Толкачев, Салават дәүләт башкорт драма театры

15-17 ноябрьдә Башкортстанның Салават шәһәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының зур гастрольләре төгәлләнде, дип хәбәр итә Салават дәүләт башкорт драма театры.

Кариев театры «Ромео һәм Джульетта», «Йосыф», «Ак чәчәкләр кебек» спектакльләрен тәкъдим итте. Башкортстанга сәяхәт «Зур гастрольләр» федераль прогарммасы кысаларында узды.

Сентябрьдә Салават театры Казанда гастрольләрдә булып, үз спектакльләрен, шул исәптән, режиссер Ренат Әюповның Мостай Кәрим әсәре буенча куйган «Безнең өйнең яме» спектаклен тәкъдим иткән иде.

Гастрольләрнең ачылышына Салават шәһәренең башлыгы урынбасары Олеся Арестова килгән. «Быел безнең башкорт батыры Салават Юлаев исемен йөрткән шәһәребезгә 75 ел тула. Сезнең бу сәяхәтегез безнең дуслыгыбызның яңа бер юлы булсын», - дигән башлык урынбасары һәм Кариев театрына бүләк тапшырган.

«Безнең бәйрәм. Безгә Татарстаннан яраткан коллегаларыбыз килде. Сентябрьдә без Казанга, Кариев театрына килеп, иң яхшы спектакльләребезне күрсәттек, дуслык күпере төзедек», - диде Салават театрының баш режиссеры Лиана Нигъмәтуллина.

«Кабул итүегезгә зур рәхмәт! Бу энергияләрне алмашу. Без киләчәктә сезгә кайтырбыз һәм яңа премьераларыбызны күрсәтербез. Театр сәнгатенә яшь тамашачылар килүе бик күңелле. Сезнең театрга килүегез, милли мәдәниятне өйрәнүегез, драматургия турында белергә теләвегез бик әйбәт», - дигән Кариев тераты режиссеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100