news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле V Халыкара балалар фестивале шорт-листына керде

Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле V Халыкара балалар фестивале шорт-листына керде
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Г.Кариев театрының «Камыр батыр» спектакле (режиссер – Марфа Горвиц) V Халыкара балалар фестивале шорт-листына керде.

Фестивальгә барлыгы 414 гаризадан 51 спектакль сайлап алынган. Фестивальнең төп үзенчәлеге: җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Халыкара балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар – Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры.

Проектның сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Сергей Безруков.

news_right_1
news_right_2
news_bot