news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының яңа брендына конкурс игълан ителде

Бәйге җиңүчесенә акчалата бүләк биреләчәк.

Кариев театрының яңа брендына конкурс игълан ителде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры җитәкчелеге театрның яңа стилен уйлап табу буенча бәйге нигезләмәсен таратты. Приз фонды – 50 мең сум. Беренче урынга – 30 мең сум, икенче урынга – 15 мең сум, өченче урынга – 5 мең сум.

Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының бердәм яңа стилен булдыру. Театрның яңа брендына үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча тәкъдимнәр көтәбез, дип хәбәр итә театр.

Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова конкурста профессиональ белем бирү учреждениеләре студентлары катнашыр дип өметләнә. Ул бу хакта Кариев театрында сезон ачылыр алдыннан оештырылган беренче матбугат конференциясендә дә әйтте.

  • Конкурс 2018 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100