news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының яңа бинасы ачыла

Тантаналы ачылыш 26 апрельдә К.Дикамиллоның “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән башланачак.

Кариев театрының яңа бинасы ачыла
Рамиль Гали

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 26 апрель Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа бина ачылу тантанасы була. Яңа сәхнәдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле куелачак. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Әлеге әсәр "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылган. Бу хакта журналистларга театр директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте.

“Ниһаять, театрның үз куышы булды. Бу вакыйганы бик озак көттек. Аллага Шөкер, шушы көнгә килеп җиттек. Хәзер эшләр өчен, иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең шимбә, якшәмбе эшләгән юк иде. Хәзер рәхәтләнеп, яңа идеяләрне чынга ашырып ял көннәрендә дә эшләргә исәплибез”, - дип шатлыгы белән уртаклашты театр директоры Мансур Ярмиев.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак оештырыла.

1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа "Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры" дигән исем бирелә. Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда Татарстан президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган "Эшчеләр театры" бинасы бирелә.

Соңгы елларын театр “Әкият” балалар үзәгендә үткәрде. Хәзер кариевлылар Офицерлар йорты дип аталган яңа бинага күчте. 26 апрельдә ачылу тантанасы була. Яңа сәхнәдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле куела.

Алга таба Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан "Супер кияү" (Туфан Миңнуллин) спектакле, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилее хөрмәтенә куелган "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла) спектакле дә премьера буларак тәкъдим ителәчәк.

Театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Та¬тарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов элек репертуарда булган спектакльләрне кире кайтарулары турында сөйләде. “Хәзер спектакльләрне яңарту, репетиция ясау мөмкинлекләребез бар. Элек бу яктан бик кыен иде. “Сак-сок”, “Умырзая”, “Король Лир”, “Йосыф вә Зөләйха”ны кабаттан сәхнәгә кайтарырга телибез.Тик монда декорацияләрне көйләргә, үзгәртергә кирәк булачак. Яңа бина эшебезне яңартып эшләргә зур этәргеч бирде. Моннан 15-20 ел элек куелган спектакльләрне дә яңартырга туры киләчәк. Ләкин яңа репертуар тәкъдим иткән очракта безнең сәхнә мөхитенә туры килә торган спектакльләр генә куячакбыз. Репертуар күбрәк балалар һәм яшьләр өчен булырга тиеш. Яңа драматург, режиссерлар, труппа яңарырга тиеш дип саныйм мин. Иске чабатаны яңа бинага сөйрәп алып килергә теләмибез. Театрда 30дан артык артист эшли. Яңа бинада Гәнҗәви Низаминың “Ләйлә – Мәҗнүн” спектаклен күрсәтергә планлаштырабыз”, - диде ул.

Театрда ике зал бар: кечесе 120 тамашачыны үз эченә сыйдыра, зурысында - 213 урын. Аскы катта кайнар чәйле, тәмле камыр ризыклы буфеты да бар. Фойе иркен, труппа өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Грим бүлмәләрендә җылылык, ут-су мәсьә¬ләләре хәл ителгән. Алардан тыш хезмәткәрләр өчен аерым бүлмәләр дә бар.

Театр директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, төзелеш өчен 150 млн сум акча тотылган. “Төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Каршыда Офицерлар йортында китапханә бар. Анда үзебезнең театр өчен цех төзергә планлаштырдык. Бу мәсьәлә проектка кертелгән”, - ди ул.

Яңа бинада журналистлар өчен Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куелган “Мәхәббәт күгәрченнәре” (Х.Ибраһим) өр-яңа бенефис-спектаклен күрсәттеләр. Спектакль Владимир Гуркинның “Любовь и голуби” әсәре буенча куелган.

Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100