news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының баш режиссерына Фатыйма Ильская шкатулкасын бүләк иттеләр

Нәни сандык Равил Шәрәфиев коллекциясендә сакланган.

Кариев театрының баш режиссерына Фатыйма Ильская шкатулкасын бүләк иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповка Фатыйма Ильскаяның шкатулка-сандыгын бүләк иттеләр. Бүген шкатулканы Кариев театрының 30 еллык юбилее тантанасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тапшырды.

Әлеге нәни сандык Равил Шәрәфиев коллекциясендә сакланган. Камал театрының күренекле актеры Ренат Әюповның сандыклар коллекциясе турында ишеткән һәм шуңа күрә легендар татар актрисасының истәлеге булып калган шкатулканы бүләк итергә булган.

Равил Шәрәфиев театрны сәхнәдән юбилее белән котлаганда Ренат Әюповның “Супер кияү” спектаклен мактады. “Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы безнең Камал театрында да куелды, әмма сезнеке яхшырак, җитдиерәк”, - диде ул.

Бүген – татар театрының рәсми танылган туган көнендә – Кариев театры үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итте. Коллектив үзенең яңа сәхнәсеннән рәсми һәм коллегаларының котлауларын кабул итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100