news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының балаларга Яңа ел бүләге оча торган малай Питер Пэн булачак

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов “Питер Пэн” спектакленең премьерасын чыгарды.

Кариев театрының балаларга Яңа ел бүләге оча торган малай Питер Пэн булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры Яңа елда балаларга күрсәтәчәк әкиятенең премьерасын чыгарды. Премьера театрда ике көн барды.

Татар балалары өчен шотланд әкиятләре герое Питер Пэнны татарча сөйләштерү идеясе Кариев театрының “Тамга” лабораториясе эскизларыннан соң туды. Режиссер Тимур Фәйрузов заманча рус драматургы Керен Климовскиның “Мой папа – Питер Пэн” әсәре буенча эскиз әзерләгән иде.

Финалы трагедия белән тәмамланган әсәр эскиздан соң репертуар өчен үстерелмәде. Әмма театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Питер Пэн турында әкият куярга карар иткән. Инсценировканы заказ буенча Рәмис Нәҗмиев язды.

  • Питер Пэн – шотланд язучысы Джеймс Метью Барри әкиятләрендәге үсәсе килмәгән малай. Ул Нетландиядә яши, оча белә. Дуслары – үзе кебек үк югалган малайлар, дошманы – Капитан Крюк. Малайның шәхси феясы да бар.

Рәмис Нәҗмиев инсценировканы суперкешеләр ясаучы галим образы һәм аның ике кызы белән баеткан. Галим кызының баш миенә чип урнаштырып аны супербала итәргә тели. Икенче кызы моңа каршы төшә һәм протест йөзеннән Питер Пэн белән утрауга кача. Вакыйгалар Питер Пэн яшәгән утрауда һәм компьютерлашкан бүгенге көндә бара.

Әлеге тылсымлы әкиятне Кариев театры яңа ел тамашалары буларак күрсәтә. Тамашалар 21 декабрьдән башлап, көнгә ике тапкыр күрсәтелә. Спектакльнең массалы сәхнәләрендә театрның бөтен труппасы диярлек катнаша. Индеецлар юлбашчысы ролендә эпизод күренешендә хәтта коллективның иң өлкән, дәрәҗәле актеры Нуриәхмәт Сафин да чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100