Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кариев театрының «ASYL» конкурсы җиңүчеләре арасында татар язучылары да бар
Кариев театры оештырган «ASYL» балалар һәм яшьләр драматургиясе конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры оештырган «ASYL» балалар һәм яшьләр драматургиясе конкурсының җиңүчеләре билгеле. Бу хакта Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң нәниләр өчен язылган пьесалар номинациясендә татар язучысы Галимҗан Гыйльманов җиңеп чыккан. 7 — 10 яшьлекләр өчен язылган пьесалар номинациясендә — Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Оренбург), 11 — 15 яшьлекләр — Алексей Житковский (Нижневартовск), 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен язылган пьесалар номинациясендә — Анна Донатова (Краснодар крае, ст. Григорьевская).
Махсус премия биш кешегә бирелә. Болар — Татьяна Ласкина (Төмән), Гүзәл Тарханова (Казан), Аглая Юрьева (Санкт-Петербург), Фаина Савенкова (ЛНР, Луганск), Оксана Василенко (Вологда).
Дүрт җиңүчегә 70әр мең сум премия каралган, махсус приз ияләренә 30 мең сум бирелә.
Жюри рәисе — Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, жюри әгъзалары арасында татарча текстларны Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Нияз Игъламов укыган. Жюри әгъзалары арасында Юлия Тупикина, Оксана Кушляева бар.
Конкурста 174 автор катнашкан. Алар 217 пьеса тәкъдим иткәннәр. Шуларның 15е татар телендә иде. Оештыручылар конкурсның максатын милли театрларның репертуарын баетуда күрә. Конкурс РФ Театр әһелләре берлеге грантына үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз