news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела

Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела
"Татар-информ" архивы

Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела. Спектакль «Җырлап яшик» дип атала.

«Комедия жанрындагы спектакль Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев юбилеена чыгарылачак», - дип хәбәрне раслады Кариев театры җитәкчелеге.

Спектакльнең темасы - эскапизм, реаль һәм виртуаль тормыш, бүгенге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә тәэсире.

Пьеса Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдиме буенча язылган. Спектакль 8 мартта чыгарга тиеш.

  • Рәмис Латыйпов - тележурналист, репортер, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңде.
  • 2016 елның июнь аеннан «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен җитәкли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100