news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрында яшь режиссерлар иҗади лабораториясе узачак

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында XVIII «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында режиссерлар иҗади лабораториясе узачак. Лаборатория 8 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта театрның телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Һөнәр» – Татарстан һәм Россия театр дөньясы өчен сыйфат билгесе. Беренче елларда фестиваль режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе ролен үтәсә, соңгы вакытта программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан карала һәм шулар буенча бүгенге театр дөньясының ничек яшәве турында күзаллау барлыкка килә.

Лабораториядә режиссерлар Кәрим Вахитов, Дарья Левингер, Дмитрий Лимбос катнашачак. Алар Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә», Джонатан Свифтның «Путешествия Гулливера», Лев Толстойның «После бала» әсәрләре буенча эскизлар тәкъдим итәчәк.

Режиссерлар биш көн дәвамында Кариев театры артистлары белән бергә эшлиячәк.

Фото: © Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

news_right_1
news_right_2
news_bot