news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында Tat Cult Lab проекты эскизлары күрсәтеләчәк

Габдулла Кариев театры җитәкчелеге алга таба аларны театр репертуарына кертү максатын күздә тота.

Кариев театрында Tat Cult Lab проекты эскизлары күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов

 (Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). 19 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tat Cult Lab / театр» проекты эскизлары күрсәтеләчәк. Әлеге чара «Калеб» яңа буын җыены кысаларында үтә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Эскизлар октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителгән иде. Габдулла Кариев театры җитәкчелеге, алга таба аларны театр репертуарына кертү максатында, Алмаз Садриевның «Киләчәк теле», Ксения Шачневаның «Зөһрә» спектакльләрен һәм Нурбәк Батулланың Кариев театры артистлары белән әзерләгән «Таң вакыты» заманча биюен сайлап алды.

Ксения Шачневаның «Зөһрә» спектакле декабрь ае репертуарына инде кертелде. Аны 1, 9 декабрьдә театрның кече залында 12.00, 14.00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Программада: бәби-театр юнәлешендә иҗат итүче режиссер Алмаз Садриевның «Киләчәк теле» театраль эскизы, курчак театры юнәлешендә күрсәтелгән "Зәһрә" тамашасы; заманча бию юнәлешендә эшләнгән "Таң вакыты" эскизы (режиссеры Нурбәк Батулла). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100