Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика көне уңаеннан Кариев театры бинасыннан аудиогазета яңгырап торачак
Кариев театры артистлары Казан һәм Татарстанга багышланган шигырьләр, истәлекләр һәм хатлар укыячак.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 30 августта, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, ике проект тәкъдим итәчәк. «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча» проектлары турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Казан – шагыйрьләр шәһәре» проекты кысаларында 30 августта көн дәвамында театр бинасыннан аудиогазета яңгырап торачак, артистлар төрле чор шагыйрьләренең Казан һәм Татарстан турында язган шигырьләрен, танылган шәхесләрнең истәлекләрен һәм хатларын укыячак.
«30 август безнең театр яныннан үткәләп йөрегез. Тукай, Дәрдмәнд, Рәмиевләр чорыннан алып, бүгенге көндәге яшь авторларның да шигърияте яңгырап торачак. Казаныбыз, республикабыз, туган туфрагыбызга багышланган матур шигырьләр тупладык. Алар классик җырларыбыз, хәзерге замандагы республикага һәм Казанга багышланган җырлар белән үрелеп барачак», – дип сөйләде Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова.
«Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча» проекты Заманча сәнгать галереясы белән берлектә әзерләнә. Хәзерге вакытта галереяда бара торган «МУЗАПЛАЧА» күргәзмәсендә 30 август көнне 14:00 сәгатьтә Анна Ахматова татар телендә яңгыраячак. Режиссер Эльдар Гатауллин хәзерге заман шагыйрьләре, Ахматованы тәрҗемә итүчеләр һәм Кариев театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль кичә әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз