news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрында «Озын-озак балачак» спектаклен Уфадан махсус чакырылган режиссер куя

Мостай Кәрим повесте буенча куелган премьера октябрьдә була.

Кариев театрында «Озын-озак балачак» спектаклен Уфадан махсус чакырылган режиссер куя
Рамил Гали

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Кариев театрында Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклен Уфадан махсус чакырылган режиссер Илсур Казакбаев тәкъдим итәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Премьера 10 һәм 11 октябрьдә була. Тамаша 18.00 сәгатьтә башлана.

«Рәссам Альберт Нестеров белән бергә ул классик әсәрне бөтенләй яңа, гадәти булмаган яктан ача. Сезне 33 нче сезонның икенче премьерасына чакырып калабыз! Театрда күрешкәнгә кадәр!» дип мөрәҗәгать итә театр.

news_right_1
news_right_2
news_bot