news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театры Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча спектакль әзерли

Кариев театрында Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәренең «читка»сы узган.

«Абага чәчәген ашап, күзгә күренмәскә әйләнгән Рөстәм турында хикәятне күпләрегез беләдер. Премьераны 5-10 декабрь көннәрендә узачак «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә туры китереп чыгарырга җыенабыз», дип вәгъдә итә Кариев театрының матбугат үзәге.

«Режиссер Тимур Кулов сюрпризлар белән шаккаттырырга охшаган», дип кызыктыра театрның матбугат үзәге социаль челтәрдәге язылучыларын.

Тимур Кулов үткән сезонда Кариев театрында Нуриәхмәт Сафинның юбилее уңаеннан «Арыну» спектаклен чыгарган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot