news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрында чакырылган режиссер Виктория Печерникова Сәйдәш турында спектакль чыгара

Кариев театрында чакырылган режиссер Виктория Печерникова Сәйдәш турында спектакль чыгара
Фото: © Солтан Исхаков

Кариев театрында Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланган «Тынлык» спектаклен сәхнәләштерергә алынган режиссер Виктория Печерникова татарның бөек композиторына соклану белдереп, аның маршын югары бәяләде.

«Белгечләр фикере буенча Салих Сәйдәшев маршы кешелекнең иң яхшы биш маршы исәбенә керә», – диде ул спектакльгә багышланган матбугат конференциясендә.

«Бу спектакльгә тотынганчы Салих Сәйдәшев турында бернәрсә дә белми идем, спектакль куярга керешкәч бик күп укыдым. Әле яңа гына тагын ике ноталы китаплар алып килделәр. Беренче профессиям пианистка булгач ноталарын да игътибар белән карадым. Бу шәхесне гомер буе өйрәнергә була», – дип дәвам итте ул.

Спектакльдә Салих Сәйдәшев ролен театрның яшь актеры Инсаф Хәләүтдинов башкара.

  • «Тынлык» спектакле классик татар язучысы Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте мотивлары буенча куелган. Пьеса авторлары, шулай ук - аның режиссеры Виктория Печерникова, Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев.
  • Премьера 14-15 ноябрь көннәрендә көтелә.
  • «Тынлык» – Кариев театрының 38 нче сезондагы өченче премьерасы.
  • Кариев театры яңа сезонын «Шәхесләр сезоны» дип игълин итте.
  • Спектакльнең хореографы – Марат Казыйханов. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Рәссам – Ксения Кочубей, ут куючы рәссам – Антон Поморев.

news_right_1
news_right_2
news_bot