news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында бер генә данә дә гаилә абонементы сатылмаган

Мәдәният министрлыгы театрга гаилә билетлары сатып алынмау сәбәбен аңлатты.

Кариев театрында бер генә данә дә гаилә абонементы сатылмаган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гаиләләрне театрга тарту максатыннан кертелгән бонус системасы Кариев театрында эшләп китә алмаган. Халык өчен өстенлекле юнәлешләр буенча 2019 елга нәтиҗәләр ясаганда, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертларга моның сәбәпләрен аңлатты.

Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән, өч дәүләт театры билетларны бонус системасы белән сата башлаган иде. Эксперимент рәвешендә кертелгән бонус системасы Казан ТЮЗы, Кариев театры һәм «Әкият» яшь тамашачы театрында эшләп киткән. Кариев театрында бонус системасы нәтиҗә бирмәде, диелә министрлык хисабында.

«ТЮЗда дүрт төрле абонемент бар. Ташламалар абонементның төренә карап ясала. Театр бонус системасы буенча 28 гаиләгә 151 билет саткан. „Әкият“ тә гаилә абонементы өч спектакльдән тора. Сигез гаиләгә 57 билет сатылган», — дип санап үтте Юлия Әдһәмова.

«Кариев театры 27 сентябрьдән акция башлаган иде: гаилә абонементы буенча өч билет сатып алучыга өченче билетка 10 процент ташлама ясала. Ләкин Кариев театрында бонус системасы нәтиҗә бирмәгән», — диде ул.

Министр урынбасары моның ике сәбәбен билгеләп үтте. «Беренче сәбәп — мәгълүмат барып җитмәгән. Театр матбугат белән һәм социаль челтәрләрдә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәгән. Икенчедән, репертуарда балалы гаиләләр өчен спектакльләр аз булуы күренә», — диде ул.

Юлия Әдһәмова быелгы премьераларның әлеге максатчан аудиториягә юнәлтелгәнлеген искәртте. Ул бонус системасының 2019 елның 3нче кварталында гына кертелүен әйтте. «Театрлар бонус системасын халыкка тәкъдим итү буенча актив эш алып баралар», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100