news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрында Әмирхан Еники әсәре буенча спектакль куелачак

Яңа спектакльнең премьерасы декабрь аенда булачак.

Яңа театраль сезон башланганга ике генә ай, ә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында инде өченче премьерага әзерлек бара. Театр Әмирхан Еники әсәренә алынды. Аны сәхнәгә режиссёр Егор Чернышов куя, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Егор Чернышов Россиянең күп кенә театрларында эшләгән. Аның исеме Татарстан тамашачысына да таныш. 2018 елда ул Буа дәүләт сатира театрында Ркаил Зәйдулланың хикәяләр циклы буенча «Абага (Мишәр хикәяләре)» спектаклен куйган иде.

Әмирхан Еники әсәре буенча яңа спектакльнең инсценировка авторы – Булат Минкин. Ул да театр сөючеләргә яхшы таныш. Кариев театрында аның инсценировкасы буенча – «Сөннәтче бабай» (Ландыш Әбүдарова белән берлектә язылган) һәм үз пьесасы буенча «12 адым» спектакльләре бара. Булат Минкин – Кариев театрының «TAMGA» лабораториясе катнашучысы. Аның кысаларында ул режиссер буларак «HOMO SAPIENS» шигъри перформансын чыгарды.

Хәзерге вакытта артистлар материал белән таныша. Яңа спектакльнең премьерасы декабрь аенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100