news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кариев театрында «Ак чәчәкләр кебек» спектакле премьерасын әзерлиләр

Премьера Габдрахман Әбсәләмовның тууына 110 ел, «Ак чәчәкләр» романы язылуга 55 ел тулуга багышлана.

Кариев театрында «Ак чәчәкләр кебек» спектакле премьерасын әзерлиләр
Рамил Гали

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Кариев театрында  «Ак чәчәкләр кебек» спектакле премьерасы март аенда булыр дип көтелә.

Театрның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Габдрахман Әбсәләмовның тууына 110 ел, «Ак чәчәкләр» романы язылуга 55 ел тулу уңаеннан Кариев театр труппасы «Ак чәчәкләр кебек» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итә.

Спектакль сценариен Россиянең атказанган табибы Равия Мухина язган. Премьера март аена билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot