news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрына иң яхшы балалар спектакле өчен «Тантана» театр премиясе тапшырылды

«Хикмəт əкиятлəре» спектакле – Кариев театрының соңгы премьераларының берсе.

Кариев театрына иң яхшы балалар спектакле өчен «Тантана» театр премиясе тапшырылды
автор/Салават Камалетдинов

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендə «Хикмəт əкиятлəре» спектакле өчен Кариев исемендəге Казан Татар дəүлəт яшь тамашачы театры «Тантана» театр премиясе белән бүлəклəнде.

«Хикмəт əкиятлəре» спектакле – Кариев театрының соңгы премьераларының берсе.

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасының онлайн трансляциясе бара.

Лауреатлар лаеклы дипломнарын үзләре кабул итеп ала алмыйлар – алар залга чакырылмаган. Ул аларга соңрак тапшырылачак.

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100