news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры журналистлар өчен "Микулай" спектаклен премьера алдыннан күрсәтә

Мансур Гыйләҗевнең "Микулай" монопьесасы сәхнәләштерелгәнче үк белгечләрнең уңай бәясен алды.

Кариев театры журналистлар өчен "Микулай" спектаклен премьера алдыннан күрсәтә
архив/Абдул Фархан

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов журналистларны "Микулай" спектаклен премьера алдыннан карарга чакыра. Спектакльне Кариев театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча чыгара.

Мансур Гыйләҗевнең "Микулай" монопьесасы сәхнәләштерелгәнче үк белгечләрнең уңай бәясен алды. Әлеге әсәр белән Әлмәт һәм Кариев театрлары кызыксынды. Әлмәт театры аны чакырылган режиссер Марас Чеббур белән сәхнәләштерсә, Кариев театрында баш режиссер Ренат Әюпов алынды.

Кариев театры моноспектакльдә уйнарга Камал театры артисты Олег Фазылҗановны чакырды. Беренче составта - театрның үз артисты Фәнис Кәлимуллин.

Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомере – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган көне.

Моноспектакль - татар театрында сирәк күренеш.

Журналистлар өчен спектакль бүген 16.00 сәгатьтә күрсәтелә. Премьера 5 мартка билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100