news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры үз логотибын сайлады

Театр сентябрь аенда үз стилен булдыруга конкурс игълан иткән иде.

Кариев театры үз логотибын сайлады
Султан Исхаков

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры үзенең яңа логотибын сайлавы турында игълан итте. Театр алга таба үзенең йөзен Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова эшләгән стильдә бизиячәк.

Театр коллективы җиңүчене “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн уздырылган матбугат конференциясендә котлады.

Театр сентябрь аенда үз стилен булдыруга конкурс игълан иткән иде. Коллективның яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова ул вакытта Фешин исемендәге уку йорты студентларына зур өметләр баглавы турында әйтте.

Театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә хәбәр итүенчә, конкурска кабул ителгән 43 эшнең күбесе студентлар тарафыннан әзерләгән.

Икенче турга 18 эш сайлап алынган. Шушы 18 эштән театр коллективы өч эшне финалга чыгарган. Әлеге өч эш социаль челтәрләргә тавыш бирүгә чыгарылды. Финалга чыгарылган өч эшнең авторлары – Казан рәсем сәнгате училищесы студентлары Айгөл Гыйльметдинова, Ангелина Филимонова һәм танылган дизайнер Илдар Әюпов.

Гүзәл Сәгыйтова беренче урын алган эшкә социаль челтәрләрдән файдаланучыларның да күпчелек тавыш бирүен, театрның баш режиссеры Ренат Әюповның шушы вариантка тукталуын, үзенең дә шушы вариантны сайлавын әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100