news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры юбилей тантанасын татар театрының туган көненә билгеләгән

Кариев театрының нигезендә торган Татар театр студиясенең беренче спектакле 1988 елның февралендә куелган.

Кариев театры юбилей тантанасын татар театрының туган көненә билгеләгән
Султан Исхаков

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры үзенең юбилей тантанасын 22 декабрьгә – татар театры туган көненә билгеләгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов әйтте.

“Юбилей тантанасы спектакль дә, концерт та түгел, театр тарихын үз эченә алган зур шоу булачак. Театр стиленә туры китерелеп махсус костюмнар сайланды. Алар күп кулланылышлы костюмнар булачак”, - диде.

Юбилей шоуын Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Ренат Әюпов һәм видеограф Гөлчәчәк Шәйхетдинова әзерли.

Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова театрның яңа стиле шушы юбилей тантанасына әзер булачагын әйтә.

  • Кариев театрының нигезендә торган Татар театр студиясенең беренче спектакле 1988 елның февралендә куелган. Габдулла Кариев театрына нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин. 1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100